"Хөрмәт" темасына багышланган сорауларга җавап | Имамнан сорыйк

2 тыс. подписчиков

12+
12+

29 просмотров

16 дней назад

ПожаловатьсяНарушение авторских прав

2 тыс. подписчиков

12+
12+

29 просмотров

16 дней назад

ПожаловатьсяНарушение авторских прав
12+
12+

29 просмотров

16 дней назад

Бүгенге чыгарылышта "Хөрмәт" темасына багышланган сорауларга "Имамнан сорыйк" тапшыруында «Рәҗәб» мәчете имам-хатыйбы Булат хәзрәт Сәфәров җавап бирә. 00:58 Шәһәрдә автобуста барганда, шундый сурәткә тап булам: яшьләр утыра, ә өлкәннәр басып бара. Хәзрәт, бу хөрмәт мәсьәләсе «аксаудан» киләме? 02:33 Ата-анасына кычкырган балаларны беләм. Хәзрәт, ата-анага хөрмәт ни өчен хәзерге дөньяда сорау астында тора? 05:08 Өлкән хезмәттәшеңә иптәшләрчә эндәшү яхшы гадәтме, хәзрәт? 06:44 Тормыш иптәшен кеше алдында тиргәп аткан гаилә әгъзасын очратырга туры килде. Хәзрәт, ир һәм хатын хөрмәте бу мәсьәләдә ничек урын алырга тиеш? 12:00 Балаларыгызга шәхес итеп карагыз дип өйрәтә психологлар. Ә балаңа ничә яшьтән хөрмәт белән, шәхес итеп карарга кирәк икән, хәзрәт? 13:55 Йорт хайваннарына кырыс мөнәсәбәтне аңламыйм. Йорт хайваннарына, тереклек дөньясына хөрмәт кайда һәм ничек тәрбияләнергә тиеш? 17:15 Элек әби-бабайлар янында үскән балалар тәрбияле вә тәүфыйклы булып үсәләр иде. Беренче догаларны, күңелгә тәүге иман нурларын нәкъ әби-бабайлар сала иде бит. «Әби-бабай мәктәбен» ничек кайтарырга икән? 19:17 Мөгаллим, остазыма хөрмәтем бик зур. Хәзер укытучы, мөгаллим, остаз төшенчәләре бәяләнми кебек. Укытучы һәм остаз вазыйфаларына хөрмәтне ничек тергезергә мөмкин? 23:05 Хәзрәт, мәчеттә хөрмәтсезлек күренешләре белән очрашырга туры киләме? 25:22 Хәзрәт, сезнең үзегездә хөрмәт хисе ничек тәрбияләнде һәм сез үзегезнең балаларыгызга әлеге хисне ничек «сеңдерәсез»? 27:48 «Мин әлеге кешене яратмыйм, ләкин хөрмәт итәм» диләр. Ничек кешене яратмыйча хөрмәт итеп була ул? 29:45 Миңа һәрдаим хөрмәтсезлек күрсәтә торган кеше бар. Миңа аның белән нинди мөнәсәбәт корырга? 31:28 Минем бай, хәлле кешеләргә генә хөрмәтем бар. Миңа ничек үземдә гади, ярлы кешеләргә карата хөрмәт тәрбияләргә икән? 33:43 Кайвакыт тирә-яктагыларга тиешле хөрмәтне күрсәтеп бетермим кебек тоела. Әлеге тоемланышым дөрес хәлме һәм аннан ничек чыгарга икән? 168