"Арча хәбәрләре" - "Арский вестник"
Иконка канала "Арча хәбәрләре" - "Арский вестник"

"Арча хәбәрләре" - "Арский вестник"

12 подписчиков

28просмотров

Әтисе һәм әнисе ягыннан нәсел тарихларын җыеп, аны бер китапка туплаучы райондашыбыз Венера Шәфигуллина белән күрешеп сөйләштек. Бар күңелен биреп, киләчәк буынга мирас булып калсын дип башкарган ул әлеге хезмәтне. #китап #книга

42просмотра

21 апрельдән 12 июньгә кадәр 2027 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү бара. 🏗Киләсе елда шәһәрдә нинди территория төзекләндереләчәге нәкъ менә шәһәр халкы тавыш бирүе буенча билгеләнәчәк. 📈 Арчада бу эшкә волонтерлар да актив кушылды. Тавыш бирү башланган көннән алар җәмәгать урыннарында, урамнарда халыкка тавыш бирү турында сөйлиләр һәм QR-код ярдәмендә тавыш бирергә ярдәм итәләр. Бер көнне волонтерлар белән без дә Җиңү паркына чыктык. Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-volonterlar-saharda-tozeklanderu-obieektlary-ocen-tavys-birerga-iardam-ita

10просмотров

Районыбызда Архив бүлеге эше ничек алып барыла? Анда күпме документ саклана һәм алар ничек туплана? Арча районы Архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Хәмитова белән сөйләштек

8просмотров

Яңа Кенәр авылында Арча районы башлыгы призына волейбол буенча турнир узды. Ярышларда безнең Арча һәм Яңа Кенәр командалары белән беррәттән, Әтнә, Биектау һәм Теләче районнарыннан да спортчылар катнашты 🏐 Чараны Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов ачып, Кенәр җирлегендә спортны яратуларын һәм башка районнардан килүче катнашучыларга рәхмәт белдерде. Уеннар нәтиҗәсе: 1нче урын: Әтнә командасы 2нче урын: Арча командасы 3нче урын: Теләче командасы 🏆Җиңүчеләрне кубок һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар спортны үстерүдә һәм районнар арасында дуслыкны ныгытуда зур роль уйный. 💪