"Арча хәбәрләре" - "Арский вестник"
Иконка канала "Арча хәбәрләре" - "Арский вестник"

"Арча хәбәрләре" - "Арский вестник"

11 подписчиков

3
просмотра
Дамира Лотфуллина белән эш вакытында, социаль ярдәмгә мохтаҗ ветеран Роза апа өендә очраштык - Казанбаш авылында бер бабай, алты әбигә, өйләренә барып, социаль хезмәт күрсәтәм. Иң олысына 84 яшь. Берсенең ике улы махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Мин аңа атнага ике тапкыр киләм, идәннәрен юам, су алып кайтам, кибеткә барам һ.б. Социаль хезмәткәр булып алты ел эшлим, - дип уртаклашты ул #татмедиа #арчарайоны
3
просмотра
📖 Тукай иҗатын өйрәнеп, башкаларга да аны җиткереп калдыручы райондашыбыз Фәрхат Зыятовның улы Фәнис Зыятов бүген Төркиядә яши. 🗣 Күптән түгел аның белән күрешеп, тормыш юлы, иҗаты һәм эшчәнлеге турында сөйләштек. Туган иленнән читтә яшәсә дә, татар телен, аның гореф-гадәтләрен үстерү өстендә актив эшли якташыбыз. #татартеле #татмедиа #иҗат
4
просмотра
🪁 Арчада “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында “Курше Фест” грант ярдәме белән оештырылган “Оста куллар” балалар техник фестивале өч тапкыр узды. 🛝 Шәһәребезнең Шәрыкъ бистәсендә, Көнбатыш өлешендә һәм Зәйнуллин-Борханов урамы киселешендә яшәүче күршеләр өчен истәлекле бәйрәм оештырылды. 🗣 Әлеге матур бәйрәмнәрне оештыручы, “Күрше Фест” бәйгесендә грант откан Арча Укучылар сарае директор урынбасары Айгөл Галәветдинова Арчабызда мондый чараларның күбрәк узуын теләде. #татарстандаҗәй #арчадаҗәй #нашдвор #летовтатарстане #татмедиа #арча
4
просмотра
"Атларның портреты" номинациясе җиңүчеләре: 1 урын - Камилла Галимова (Лесхоз мәктәбе); 2 урын - Рамина Васильева (Арчаның 5 гимназиясе); 3 урын - Камилә Файзрахманова (Иске Ашыт мәктәбе), Фидалия Файзрахманова (Арчаның 6 мәктәбе). "Әкияти ат" номинациясе җиңүчеләре: 1 урын - Аделина Галиева (Иске Чүриле мәктәбе); 2 урын - Эльвина Гимадиева (Курсави исемендәге лицей); 3 урын - Никита Маркелов (Арчаның 1 мәктәбе). "Атлар һәм спорт" номинациясе җиңүчеләре: 1 урын - Диана Хәбирова (Арчаның 5 гимназиясе); 2 урын - Мәликә Гафурова (Хәсәншәех мәктәбе); 3 урын - Латифа Рамазанова (Арчаның 2 мәктәбе), Айзат Фәйзрахманов (Апаз мәктәбе).
4
просмотра
🤝«Ат көне»ндә Татарстанда атчылык тармагын һәм ат спортын нәтиҗәле үстерүгә зур өлеш кертүче райондашларыбызны да бүләкләделәр. Алар: Марат Кәримов, Нәсимә Хатибуллина, Айрат Ибатуллин, Шайдулла Салахов, Илшат Шакирҗанов, Исмәгыйл Яхин, Рамил Рахматуллин, Рамил Җәләлетдинов, Хәлил Хасанов, Фердинант Җиһангиров, Рәис Шәкүров, Икрам Рамазанов, Айрат Сафин.
6
просмотров
🛹"Татарстанда җәй" проекты кысаларында Арча районына «УРАМ» экстрим-паркы командасы килде. Биредәге иң өлкән катнашучы Равил Мөслимов 25 яшендә беренче тапкыр скейтка баса, күпмедер вакытка бу шөгылен ташлап торса да, Казанда «УРАМ» экстрим-паркы ачылганнан сон, кабаттан яшьлек мавыгуларын исенә төшерә #татмедиа #летовтатарстане
3
просмотра
✨ В Арском районе стало доброй традицией ежегодно по окончании учебного года приглашать на районную сцену победителей и призеров различных предметных олимпиад. 🎓 В этом году впервые был определен лучший выпускник района👆 #татмедиа #лучшийвыпускник #арск #выпуск2025
6
просмотров
Яңа Кенәр авылында яңа спорт һәм уен мәйданчыгы ачылды 🏐🏀 Балалар өчен уңайлы уен мәйданчыгы һәм волейбол, баскетбол өчен махсус җиһазландырылган урын әлеге авылда яшәүче егет Марсель Нәбиуллин тырышлыгы белән булдырылды🛝 Бу эшкә битараф булмаган кенәрлеләргә һәм ярдәме тигән барлык кешегә Ренат Гатиятов рәхмәт сүзләрен җиткерде 🗣