Shorts
- Барлыгы 8906 тонна ашлык җыеп алынган. “Шагабиев” хуҗалыгы хезмәтчәннәре 23 август көнне бөртекле культуралар уңышын җыеп алу эшен төгәлләүгә ирешкәннәр. Урып-җыю эшләре барлыгы 1464 гектар мәйданда башкарылган. Барлыгы 8906 тонна ашлык җыеп алынган. Бер гектардан уртача 60,8 центнер уңыш чыккан. “Урып-җыю эшләрен оешкан төстә, уңышлы башкарып чыктык. Алда көнбагыш уңышын җыеп алу бурычы тора”, - дип хәбәр итте хуҗалык җитәкчесе Илнар Шагабиев.
- Бәйрәм гомер итүчеләр һәм бүгенге көндә читтә яшәүче авылдашлар иганәчелегендә узды. Бәйрәмне авылның иң актив кешеләре оештырды Авыл көненә дип килгән җитәкчеләрне, кунакларны баллы чәкчәк, гармун моңнары, татар җырлары белән каршы ала чурибурашлылыр. #Татмедиа#летовтатарстане
- Как сохранить здоровые десны и зубы?🤔На что влияет плохая гигиена?🙄Какие средства защиты выбирают профессионалы?😉Рекомендации от заведующей стоматологическим отделением врач- стоматолог-терапевт Инзили Шарафуллиной.
- Көрәш буенча Россия чемпионы Фирдус Сөнгатуллин үзе килгән! Ул татарча көрәшнең нигезләрен күрсәткән. Тотыну, аяк кую, егу серләре... Кайберәүләр инде беренче алымнарны да ясап караганнар. Кызлар һәм малайлар (әйе, малайлар да!) Әминә апа белән бергә татар орнаменты чигәргә өйрәнгәннәр. Нинди матур бизәкләр килеп чыккан! Кулдан эшләнгән әйбернең кадере икеләтә арта бит ул. Иң күңелле мизгел! Борынгы гадәт буенча урамнарга чыгып, авылдашлардан Сабантуйга бүләкләр җыйганнар. Кемдер йомырка биргән, кемдер тәм-томлар биргән. Берсен дә кире какмыйча, барысына да рәхмәт әйтеп алганнар! #летовтатарстане
- 5 август көнне танылган язучы, шагыйрь, драматург, җырчы Хәбир Ибраһимның туган авылы Борнаш музеенда "Казан утлары" журналы хезмәткәрләре белән очрашу узды. Очрашуда язучының авылдашлары, якташлары, Казаннан килгән мәшһүр язучылар Алмаз Гыймади( журналның баш редакторы), Вакыйф Нуриев, Рафис Корбан, легендар җырчы, сатирик язучы Алмаз Хәмзин катнашты. Очрашуны музей директоры Искәндәр Минһаҗев оештырды. Кичәне Хәбир Ибраһим үзе алып барды. Кичә башланыр алдыннан мәртәбәле кунаклар язучының туган йортында кунак булдылар, "Туган йорт" комплексының яңа салынган беседкасы ("Тәкәрлек оясы") белән таныштылар, шунда утырып чәй эчтеләр. Кече Болгаер китапхәнәсе мөдире Гөлүсә Гайфуллина кунакларга "тәкәрлек" дип тамгаланган ит бәлеше пешереп җибәрде. Хәбир Ибраһимов
- Рейдлар барышында автоинспекция хезмәткәрләре автобус йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклый, автобусларның техник торышын игътибарга ала. Видео: Гөлнара Сөнгатуллина
- 9 августа в селе Утямишево состоялся легкоатлетический забег, посвященный памяти односельчанина, воина СВО Галиуллина Ильнара Тагирзяновича. В спортивном мероприятии приняли участие 47 человек разных возрастов. Самому юному участнику - полтора года, самой старшей участнице - 65 лет. Забег прошел в дружеской атмосфере. Все участники получили грамоты и памятные подарки. “Огромное спасибо семье Галиуллиных за поддержку в проведении мероприятия. Память о бойцах всегда в наших сердцах", - отметила заведующая Утямишевским сельским клубом Елена Салахова.
- Тормышта үрнәк хатын-кыз булган, балаларын чын кеше итеп тәрбияләп үстергән, хезмәте белән макталган Зәкия әбинең урыны түрдә. Ул бүген дә картлыкка бирешмичә, һәммәсен кайгыртып, киңәшләре белән ярдәм итеп яши. 90 яшьлек юбилеен да күтәренке кәеф белән якыннары, балалары янәшәсендә каршылады. Бик күп котлаулар кабул итте. Зәкия әбигә район җитәкчелегенең тәбрикләүләре килеп иреште. Район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов хөрмәт белдереп, Изге теләкләрен юллады. #татмедиа
- "Әлмәндәр" бүлекчәсенең 360 гектарлы кырында көзге бодай суктыру хезмәте бара. Бу кырда барлыгы 20 комбайн эшли. Уңыш бер гектарга уртача 30 центнер чыга.
- #летовтатарстане
- Олы Бакырчы мәдәният йортында эшләп килүче “Сердәш” фольклор ансамбле һәм Иске Йомралы мәдәният йортының “Асыльяр” кызлар вокаль ансамбле “Әтнәтуй” фестивалендә катнашты.
